Колмакчы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында төзелеш эшләре график буенча алып барыла. ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Бүгенге көндә модульле конструкция җыелган. Хәзер эшчеләр бетон салу өчен нигез әзерлиләр, аннан соң бизәү эшләрен башлыйлар.
Тиздән пациентларны 42 кв. метрлы уңайлы яңа бинада кабул итәчәкләр. Заманча ФАП барлык кирәкле таләпләргә һәм нормаларга туры килә. Анда процедура кабинеты, халыкны кабул итү кабинеты, санитар бүлмә каралган. Колмакчы авылындагы ФАП 174 беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Шуларның 167се – өлкәннәр, ә 7се-балалар.