Мамадыш табибларына биоматериалларны җыю, китерү һәм саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә урта медицина персоналы белән чираттагы планлаштырылган уку дәресе узды. Дәрестә 51 хезмәткәр катнашты. Хезмәттәшләре алдында чыгыш ясадылар:

- табиб-лаборант Хәмитова Зәкия Фаат кызы «Биологик материалны җыю һәм китерү техникасы» темасына лекция укыды;

- хастаханәнең баш шәфкать туташы Штукина Галина Николаевна «Бактериологик материалны алу һәм китерү тәртибе» темасына лекция үткәрде;

- инфекция бүлегенең өлкән шәфкать туташы Сөләйманова Луиза Валентиновна «микробиологик диагностика өчен биоматериалны сайлап алу, транспортлау һәм саклау тәртибе» темасына чыгыш ясады.

Дәрес ахырында Галина Николаевна биоматериалларны җыю, китерү һәм саклау мәсьәләләре буенча персоналдан сораштыру үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International