Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев бүген Казан дәүләт медицина университеты, Казан федераль университеты, Ижевск дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты.
Кунакларны учреждениенең диагностика һәм дәвалау мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Яшьләргә вакансияләр турында сөйләделәр, максатчан юнәлеш алу һәм укуны тәмамлагач эшкә урнашу мөмкинлеге турында әңгәмә үткәрделәр.