Тукай үзәк район хастаханәсе табиблары 80 яшьтән өлкәнрәк пациентларны өйләрендә тикшергән

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Тукай районы үзәк хастаханәсенең участок терапевты Розалия Коләхмәтова һәм ФАП мөдире Миләүшә Фәрдиева Тукай районы Куады авылында яшәүчеләрне күчмә тикшерделәр.

Табиблар 80 яшьтән өлкәнрәкләрне, аз хәрәкәтләнүче  һәм авыр авырулардан соң пациентларны карады, басымны үлчәде, үпкәләрен тыңлады, дәвалауны билгеләде, диагноз нигезендә физик күнегүләр комплексын күрсәтте, шулай ук хәтерне саклау буенча киңәшләр белән брошюралар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International