Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 100 гаиләгә сөт продукциясе җыелмаларын бүләк итте — алар Татарстан Республикасы инвалид балаларының ата-аналарын берләштерүче «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы кураторлыгында «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасы карамагындагы гаиләләр.
Бу гаиләләрдә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә.
Шулай ук предприятие сөт продукциясе җыелмаларын 24 гаиләгә тапшырды, аларның балалары Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Республика балалар клиник хастаханәсендә озак дәвалану уза. «Өйдән ерак йорт» кунакханәсе белән хезмәттәшлек итү инде комбинат өчен яхшы традициягә әверелде.