Чаллыда анестезиолог-реаниматолог Николай Новиков вафат булды

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Кама балалар медицина үзәге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 5 июлендә 67 яшендә хезмәттәшебез, табиб - анестезиолог-реаниматолог Новиков Николай Иванович озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

Николай Иванович бөтен гомерен медицинага багышлый. Балалар хастаханәсенә нигез салынганнан бирле эшли, озак еллар анестезиология һәм реанимация бүлеге белән җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә ул йөзләгән балаларның гомерен саклап калган.

Күп тапкырлар ведомство бүләкләре белән бүләкләнә. Россиянең Мактаулы доноры була.

Николай Новиков бик иҗади кеше булган. Авыр эшенә карамастан, ул спорт белән шөгыльләнергә һәм үзешчән сәнгать конкурсларында катнашырга вакыт таба. Өстәл теннисы буенча шәһәр һәм республика чемпионы була. Чараларда җырлар башкара.

2015 елда Балалар хастаханәсенең процедуралы шәфкать туташы хатыны Елена Александровна белән бергә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" җәмәгать медале ала.

Николай Иванович безнең өчен һәрвакыт үз һөнәренә чиксез тугрылык үрнәге булачак. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.

Кама балалар медицина үзәге администрациясе һәм коллективы Николай Ивановичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International