Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан без бәхетле ир белән хатын икесе дә үзләрен медицинага багышлаган искиткеч гаиләләребез турында сөйлибез.
Татьяна һәм Александр Стаценко 23 яшьтә өйләнешәләр, хәзер аларның искиткеч гаиләсенә инде 41 ел! Аларның медицинада хезмәт стажы да шулай ук 41 ел.
Татьяна һәм Александр Әстерхан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Түбән Камага киләләр. Әстерханнан Түбән Камага теплоходта килү аларның туй сәяхәте була. 1982 елның 1 августыннан башлап һәм хәзергә кадәр алар Түбән Кама сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлиләр.
Татьяна Михайловна Перинаталь үзәге булган Балалар шәһәр хастаханәсенеңБ мәгариф учреждениеләрендә балаларга һәм яшүсмерләргә медицина ярдәме оештыру бүлеге мөдире, Александр Михайлович Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәдә невролог булып хезмәт итә.
Гаиләдә ике искиткеч бала тәрбияләнеп үскән. Уллары икътисадчы, кызы атомчы-проектлаучы һөнәрен сайлый.
Сезнең гаиләгезгә бәхете һәм иминлек телибез!