ТР сәламәтлек саклау министры эш сәфәре белән Мамадыш район үзәк хастаханәсендә булды.
Марсель Миңнуллин хастаханәнең җиһазлары белән танышты, кабул итү-диагностика бүлегендә булды, хирургия бүлегенең капиталь ремонты һәм поликлиниканың капиталь ремонты эшләре белән танышты. Марсель Мансурович табиблар һәм пациентлар белән аралашты, белгечләрнең сорауларына җавап бирде.