Нурлатта күчмә Кардиологлар көне Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев инициативасы белән узды.
Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Татарстан Республикасының Атказанган табибы Зөлфия Ким сүзләренчә, "семинар темасының актуальлеге бәхәссез, чөнки бүген Россиядә кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны беренче урында тора. Яңа программалар, яңа технологияләр ярдәмендә кешеләргә йөрәк авыруларының авыр нәтиҗәләрен булдырмаска булышу мөмкинлеге бар. Семинарның максаты - коллегаларыбызны, кардиологларны гына түгел, табиб-терапевтларны, ФАП фельдшерларын, ягъни авыруларны беренче булып кабул итүчеләрне, яңа эшләнмәләр, яңа мөмкинлекләр белән таныштыру, аларның игътибарын эштә нинди мизгелләр көтәргә мөмкинлегенә юнәлтү, хроник йөрәк җитешсезлеге кабинетларының эш тәҗрибәсе белән уртаклашу".