Сентябрьдә Өченче Халыкара инклюзив иҗат уеннары узачак

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бүген өченче Халыкара инклюзив иҗат уеннарының 2нче сайлап алу (йомгаклау) этабы старт ала.  Халыкара инклюзив иҗат уеннары Липецк шәһәрендә 2023 елның 5-10 сентябрендә узачак.

Финалистларны сайлап алу 25 июльгә кадәр узачак.

Иҗади ярышларда 18 яшькә җиткән инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар катнаша ала.

Әлеге чара кысаларында 32 номинациядә 8 сәнгать төре буенча конкурс программасы, мәдәният, социомәдәни реабилитация, арттерапия өлкәсендәге экспертлар, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, хакимият, матбугат һәм бизнес вәкилләре, академик берләшмә, НКО вәкилләре катнашында киң эшлекле һәм мәдәни программалар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International