Казанда «Азино» дигән балалар сырхауханәсенең танталы ачылуы узды

2013 елның 30 августы, җомга

2013 елның 30 августында, Татарстан Республикасы Көнендә, «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның составында яңа «Азино» дигән балалар сырхауханәсе (Глушко ур., 41 а) тантаналы итеп ачылды. Бу сырхауханә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң зурлардан берсе булып тора. Аның мәйданы – 9 794,3 кв.м. Объектның бәясе – 411,9 млн. сум. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Тантаналы ачылуда чыгыш ясаганда, Казан мэры Илсур Метшин «Азино» микрорайонында торган халык өчен яңа балалар хастаханәсе – иң озак көтелгән вакыйгалардан берсе дип белдерде. Бу 70 мең балалар өчен үз вакытында иң хәзерге заман медицина ярдәмен алырга мөмкинлек.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен Татарстанда торган кешеләрне Республика көне белән тәбрик итте. Бу көндә бездә социаль-мәгънәле объектлар ачарга кабул ителә дип әйтте ул. Актык 10 ел эчендә «Азино» микрорайонында балалар саны 2,5 мәртәбә күбәйде дип Рөстәм Миңнеханов искә төшерде. Ул кечкенә пациентларга югары квалификацияле белгечләр хезмәт күрсәтерләр дип ышаныч белдерде, һәм «Азино» балалар сырхауханәсенең Балалар республика клиник хастаханәсе (БРКХ) структурасына кергәнен билгеләде. Яңа бинадан символик ачкыч БРКХның баш табибына тантаналы итеп бирелде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып бара торган шәхесләр яңа клиниканы карап чыктылар. Татарстан Президенты холларны; уен комплекслары булган көтә торган зоналарны; «Джунги» балалар кафесын; фтизиатрия скринингы, УЗИ, ФГДС кабинетларын; участок педиатрлар кабинетларын карап чыкты.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләре буенча, «Азино» балалар сырхауханәсендә 12 балалар үзәге эшлиячәк, шул санда кардиолгия үзәге, күрү үзәге,фтизиатрия үзәге һәм башкалар. Алардан башка бу сырхауханә нигезендә авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтә торган үзәк эшлиячәк, анда аноним мөрәҗәгать итәргә мөмкин була (андый үзәк ачырга Россиянең баш педиатры Александр Баранов ярдәм итте).

Айрат Фәррахов Татарстан Президентына балалар сырхауханәсенең белгечләрен торак белән тәэмин итү мөмкинлеген карарга дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

«Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау» проектының презентациясе белән Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International