Июль ае азагына «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча 1360тан артык автомат дефибриллятор алыначак.
Приборлар Татарстанның 38 үзәк район хастаханәләренең фельдшер-акушерлык пунктларына тапшырылачак.
Мәсәлән, 64 аппарат Буа үзәк район хастаханәсенә керәчәк, ярты йөз берәмлек техниканы Нурлат районына, 54 дефибрилляторны Актаныш һәм Тукай районнарына алып китәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, медицина приборы йөрәк-үпкә реанимациясен үткәргәндә кулланыла.