13-14 июльдә Казанда «Волжские дали» («Идел офыклары») халыкара катнашында IV Идел буе төбәкара конференциясе узачак, ул төбәк онкологиясе үсешенә зур өлеш керткән күренекле табиб һәм абруйлы галим профессор Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиевның 80 еллыгына багышлана.
Конференция Татарстан Республикасының иң эре медицина учреждениеләренең берсе — «ТР ССМ профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУ базасында узачак.
Конференциянең фәнни программасы секцияләргә бүленгән, һәр катнашучы әһәмиятле мәсьәләләргә аерым игътибар бирә алачак. Онкология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр пациентларга ярдәм итү тәҗрибәләре һәм казанышлары белән уртаклашачак, алар арасында корсак куышлыгы һәм кече оча органнарының җирле таралган шешләрен дәвалауда заманча алымнар, радиойодтерапиядән соң простата рагы белән авыручыларның тормыш сыйфаты, SBRT технологиясен кулланып үпкә яман шешләрен дәвалауда беренче тәҗрибә һәм башкалар темалар каралачак.
Профессор Р.М. Таҗиев исемендәге премиясен тапшырылачак. Бу югары бүләк яман шешләрне хирургик дәвалау өлкәсендә казанышлары булган Россия онкологларын беренче тапкыр биреләчәк, ә киләчәктә һәр ике ел саен тапшырылачак.
Конференция сайты — https://volzdali.ru