Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә Росздравнадзор белән берлектә медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узды, видеоэлемтә аша барлык район хастаханәләре тоташтырылды.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, модернизация программасы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Программа нәтиҗәләре анализланды. Проект яңа объектлар төзүне, булганнарын ремонтлауны, җиһазлар һәм автомобильләр сатып алуны күздә тота.
"Быел Татарстанда әлеге программа буенча 3 поликлиника (берсе Казанның Дәрвишләр бистәсендә ачылган), 25 ФАП (4 фельдшер-акушерлык пунктында эшләр тәмамланган) төзеләчәк һәм 117 гамәлдәге медицина учреждениесе ремонтланачак", - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт барышын техник контрольдә тоту бүлеге башлыгы Артур Нәбиуллин.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко үз чыгышында медицина җиһазлары китерү турында сөйләде. 2023 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 1805 берәмлек техника сатып алыначак.
"Җиһазлар да, яңа медобъектлар да бердәм стильдә бизәләчәк, - дип билгеләп үтте РМБИЦ директоры урынбасары Гүзәл Волкова, - брендбук РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән".
(1).jpeg)