ТР сәламәтлек саклау министры Зәй район үзәк хастаханәсендә эш визиты белән булды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Зәй районына эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Район башлыгы Разиф Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев озатуында министр Зәй РҮХдә булды.

Баш табиб Айдар Фатыйхов хастаханәнең структур бүлекчәләре буенча экскурсия үткәрде, быелгы эш һәм бурычлар турында хәбәр итте, ашыгыч ярдәм бинасы төзелеше барышы белән таныштырды.

ТР сәламәтлек саклау министры эш визиты барышында учреждение эшенә аналитика үткәрде һәм хастаханә җитәкчелегенә перспективалар һәм бурычлар турында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International