Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары кечкенә пациентка иркен сулыш алу сәләтен кайтарды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бер яшьлек Тимурны Чаллы шәһәре йогышлы авырулар хастаханәсенә вируслы ларинготрахеит һәм 1 дәрәҗәдәге бугаз стенозы белән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы алып килә. Баланың газаплы йөзе,  хәлсезлеге, йөткерү һәм тамак авыртуы булган, сулыш алуы авыр иде.

Хастаханәгә яту вакытында кечкенә пациентның хәле начарлана башлый: стеноз 2-3 дәрәҗәгә кадәр җитә. Малайның тыны кысыла башлый. Тормыш күрсәтмәләре буенча ул реанимация бүлегенә урнаштырыла.

Дәвалаучы табиб Валерий Кондаков коллега-инфекционистлар һәм реаниматологлар белән берлектә пациентка терапия сайлап ала, ул уңай нәтиҗә бирә, стеноз күренешләре кими. Баланың газаплары артта кала, ул иркен сулый башлый.

- Бәхеткә, бу очракта барысы да яхшы үтте, - диде Валерий Кондаков.

Баланы коткаручылар командасы исемнәре:

Табиб-реаниматолог Валерий Юрьевич Кондаков

Реанимация мөдире Ришат Сирин улы Хәкимов

Табиб-инфекционист пульмонолог Светлана Ильинична Железнова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International