Казанда IV Идел буе төбәкара онкологлар конференциясе уза

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Казанда профессор Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиевның 80 еллыгына багышланган «Волжские дали» ("Идел офыклары") халыкара катнашында IV Идел буе төбәкара конференция старт алды.

Иртән ТР ССМ профессор М.З. Сигал ис. Республика клиник онкология диспансерының операцион бүлмәләрендә  Россиянең әйдәп баручы белгечләре «тере хирургия» кысаларында туры эфирда трансляция һәм хезмәттәшләре өчен комментарийлар белән күрсәткеч операцияләр үткәрде.

"Конференция күренекле табиб-онколог, профессор Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиевның 80 еллыгына багышлана,-дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. - Казан онкология мәктәбе Татарстаннан читтә дә билгеле, онкология диспансеры – илебездәге иң көчле махсуслаштырылган учреждениеләрнең берсе".

Конференциядә беренче тапкыр быел гамәлгә куелган профессор Р.М. Таҗиев исемендәге премия тапшырылды. Бу премияне һәр ике ел саен Россия онкологлары яман шешләрне хирургик дәвалауда казанышлары өчен алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International