Шәһәр поликлиникасын җылыту һәм фасадны тышлау буенча эшләр апрельдә башланган һәм берничә атнадан соң, июль ахырында тәмамланырга тиеш.
Искәртеп узабыз, ремонтка акча (ә бу 26 миллион сум) республикага федераль казнадан бүлеп бирелгән. Поликлиника фасадына ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы кысаларында башкарыла.