ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Яшел Үзән районының яңа медицина объектында - Осиново бистәсендәге күп профильле поликлиникада булды.
Ул бинаның өч катын, балалар һәм өлкәннәр бүлекләрен, махсус кабинетларны һәм урнаштырылган җиһазларны карады. Медицина учреждениесен төзү эшләрен тәмамлау кысаларында министрның Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, төзелеш һәм подряд оешмалары җитәкчеләре, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов, төрле бүлекчәләр белгечләре белән эшлекле очрашуы булды. Дизайн, IT-тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, Осиново поликлиникасы «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Монда өлкәннәр һәм балалар бүлекләре булачак. Кабул итүне 8 терапия һәм 6 педиатрия кабинеты, шулай ук тар белгечләр кабинетлары алып барачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен көндезге стационар булачак. Поликлиникага компьютер томографы, эндоскопия һәм физиотерапия җиһазлары кергән инде. Заманча рентген аппараты килүе көтелә.
Поликлиника 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Медицина учреждениесен ачу август ахырына планлаштырылган.
"Яшел Үзән РҮХ" ДАССУ