Бүген иртән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин диспансерлаштырудан башлады.
"Һәр кеше елына бер тапкыр булса да тулы тикшерү узарга тиеш, - дип билгеләп үтте Марсель Мансурович. – Иң элек бу йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау өчен мөһим. Авыруның үлем статистикасында кан әйләнеше системалары беренче урында тора. Кискен кан тамырлары һәлакәтләре генә куркыныч түгел, аларга үлемнәрнең 8,6 проценты туры килә. Бу төркемдә беренче урында - йөрәктә ишемия авыруы, йөрәкалды фибрилляция, йөрәк ритмы бозылу. Заманча технологияләр аларны вакытында ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирә."
Министрдан тыш, бүген аның урынбасарлары диспансерлаштыру узды. Шулай ук бу көннәрдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык хезмәткәрләре диспансерлаштыру үтә! Профилактика һәрвакыт дәвалаудан яхшырак! Кушылыгыз!