Россия Федерациясенең 13 субъектыннан һәм Беларусь Республикасының 24 студент Лениногорск үзәк район хастаханәсендә эшли

2023 елның 18 июле, сишәмбе

ЗАГС залында "Призвание" медицина отрядының хезмәт семестрын ачу тантанасы булды. Әлеге проект Лениногорск хастаханәсе территориясендә инде икенче ел "Татнефть" ААҖ , Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыклары, ТР Яшьләр министрлыгы һәм РСО, шулай ук Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ярдәме белән тормышка ашырыла. Инициаторлары - "Лениногорск РҮХ" ДАССУ баш табибы Рим Әмиров, «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев, РСО Үзәк штабының студентлар медицина отрядлары җитәкчесе Кристина Сидорова.

Быел "Лениногорск РҮХ" ДАССУ бүлекчәләрендә һәм поликлиникаларында Россия Федерациясенең 13 субъектыннан һәм Беларусь Республикасының 24 студент ярдәмче булып эшләячәк. Алар арасында Лениногорскига инде икенче ел рәттән килүчеләр дә бар.

10 июльдән 25 августка кадәр студентлар реанимация, стоматология, терапия, кардиология бүлекчәләрендә, балалар стационарында, поликлиникаларында эшләячәк. Шулай ук авыл җирлекләрендә күчмә бригадалар составында ярдәм күрсәтәчәкләр.

Студентлар өчен торак, трансфер һәм туклану "Татнефть"ААҖ спонсорлык ярдәме белән оештырылган. Предприятие җитәкчелеге социаль өлкәне үстерүдә актив катнаша, сәламәтлек саклауга аерым игътибар бирелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International