«Баулы РҮХ» ДАССУ баш табибы вазыйфасына ТР сәламәтлек саклау министрының 2023 елның 17 июлендәге боерыгы белән Гайсин Азат Сөнәгат улы билгеләнде.
2014 елда Азат Гайсин Башкорт дәүләт медицина университетын «Медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча, 2015 елда «Эпидемиология» белгечлеге буенча интернатураны тәмамлый.
Башкортстанда табиб-эпидемиолог булып эшли, аннары «Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУда эшли, анда 2021 елда халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. 2023 елда «Мөслим үзәк район хастаханәсе» ДАССУда халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнә.
2020 елда COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш программасын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Баулы үзәк район хастаханәсе коллективына яңа баш табибны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко тәкъдим итте.