Яшел Үзән районының сәламәтләндерү лагерьларында сәламәт яшәү рәвеше турында профилактик лекцияләр дәвам итә

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Профилактик әңгәмәләрне Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре үткәрә. Шушы көннәрдә «Җәлил», «Мирас-Наследие» һәм «Горьковец»сәламәтләндерү лагерьларында аңлату лекцияләре үтте.

Кулларны юу, тешләрне чистарту һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында табиблар яшьрәк балалар белән сөйләштеләр. Моннан тыш, җәйге травматизм һәм юл куркынычсызлыгы темалары да күтәрелде.
Яшүсмерләр өчен темалар җитдирәк - ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән йога торган авыруларны профилактикалау, шулай ук тәмәке тарту һәм наркомания куркынычы. Үзәк психологы дуслык һәм эмоциональ халәт турында тренинглар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International