Кама балалар медицина үзәгенә Чаллы мэры Наил Мәһдиев эш визиты белән килде. ТР ССМ Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов һәм КБМҮ баш табибы Альберт Хәертдинов хастаханә буйлап экскурсия үткәрделәр.
Кунаклар шок хәлендәге авырулар залын, рентген кабинетын, офтальмология бүлеген карадылар. Балалар медицина реабилитациясе бүлеге эшчәнлеге турында җентекләп фикер алыштылар.
Мэрга перинаталь үзәктән аерым торган 9/23 бинасы буенча экскурсия үткәрделәр. Биредә аны репродуктив сәламәтлекне саклау консультатив-диагностик поликлиникасы, яралгыны антенаталь саклауның районара бүлеге эше белән таныштырдылар, буш биналар күрсәттеләр. Баш табиб бу бинаны капиталь ремонтлау кирәклеге турында сөйләде, ул 1989 елда ук бала тудыру йортларының типовой проекты буенча төзелгән иде. Фикер алышу барышында әлеге бүлекчәнең алга таба үсеш перспективалары билгеләнде.
Мэр кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә кагылды һәм илнең күрше төбәкләреннән яңа табибларны җәлеп итү буенча актив эш алып барырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен ТР Хөкүмәте грантларының 800 мең сум күләмендә программасы гамәлгә ашырыла, тагын 200 мең сум Чаллы шәһәре бюджетыннан өстәлә. Бу акчалар социаль ипотеканы түләүгә юнәлтелә.