«Уезд табибы» проекты Әлдермешкә киләчәк

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Биектау үзәк район хастаханәсенең Әлдермеш авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына Мәскәүдән кунаклар килде. Алар «Уезд табибы» реалити-шоуын булдыручылар. Аның геройлары - профессиональ табиблар һәм талантлы интерннар Россия төбәкләренә реаль практикага китәчәк.

Проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланган һәм документаль сериалның бер сериясе нәкъ менә Әлдермештә төшереләчәк.

Мәскәү делегациясе республиканың Спас районында булды, шулай ук узган ел "Сәламәтлек саклау "милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән Питрәч районының Көек авылындагы табиб амбулаториясендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International