Бүген, 20 июльдә, поликлиниканың табиб-фтизиатры Зәйнуллина Фәритә Фазылҗанова үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Азат Гайсин юбилярга сәламәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырды.