Актаныш районының Табанлы Күл илкүләм проекты буенча төзелә торган ФАПка җиһазлар китерелде

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

"ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының Табанлы Күл авылында модульле ФАП төзелеше бара.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктында пациентларны кабул итү кабинеты, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, җыештыру инвентарьларын саклау өчен бүлмә, санузел булачак. Яңа ФАПта халыкка башлангыч этапта тиз һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүгенге көндә медицина җиһазлары китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International