«Түбән Кама сәламәтлек саклауны үстерү стратегиясе» темасына ачык сөйләшүдә шәһәрнең төрле дәвалау учреждениеләреннән медицина хезмәткәрләре катнашты. Чараның инициаторы – Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев. Табиблар һәм шәфкать туташлары сорауларына Түбән Кама мэры Рамил Муллин җавап бирде. Шулай ук чарада катнашучылар алдында махсус кунаклар чыгыш ясады: Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Санкт-Петербургтан сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең « Милли сыйфат институты» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Олег Куликов.
Очрашуның модераторы булып Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев чыгыш ясады. Ачык сөйләшү вакытында төрле проблемалар күтәрелде, актуаль сораулар яңгырады. Беренчедән, Түбән Кама медицинасының киләчәге турында сөйләделәр.