«Восток» балалар лагеренда ял итүчеләргә репродуктив сәламәтлек һәм гаилә традицияләрен саклау турында сөйләделәр

2023 елның 21 июле, җомга

Кичә Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова һәм «Умиление» гаиләне һәм аналыкны яклау үзәге психологы Анастасия Белобородова өлкән отряд балалары арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, репродуктив сәламәтлекне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән лекция-әңгәмә үткәрү максаты белән «Восток» балалар сәламәтләндерү лагеренда булдылар.

Балалар белән сөйләшкәндә психолог үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту, шул исәптән аның бер өлеше – репродуктив сәламәтлек, һәр кешенең үз-үзен тотышы нормасы һәм культурасы булырга тиешлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International