Мария Александровна Казакова 18 июльдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мария Александровна 42 ел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында (1953-1995 еллар) эшли, шуларның 30 елын – баш бухгалтер булып хезмәт итә. Ветераннар ведомствосы коллективы исеменнән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советы секретаре Наҗия Искәндәр кызы Алимова килеп китте. Ул Мария Александровнага министрдан сәламләү адресын укыды, юбилее белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез!