Башкала балалар стоматологлары лагерьда ял итүче балаларга тешләр сәламәтлеге турында сөйләделәр

2023 елның 21 июле, җомга

Казанның 9нчы балалар стоматология поликлиникасы табиблары «Восток» җәйге сәламәтләндерү лагеренда күчмә чара үткәрделәр. «ШколМед» социаль-сәламәтләндерү программасы кысаларында гигиена дәресе үткәрделәр.

Табиблар авыз куышлыгын ничек дөрес карарга, тешләрне чистартырга, нинди ризыклар файдалы, нинди гигиена чаралары бар һәм теш табибына мөрәҗәгать итү ешлыгы турында аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International