Дүшәмбедән Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә күчмә поликлиника ачылачак. Комплекс җирле табиб амбулаториясе янында урнашачак. Башкала табиблары авыл халкын 24 июльдән 4 августка кадәр кабул итәчәк (ял көннәреннән тыш).
Мобиль комплекс табибларының эш графигы:
Дүшәмбе-кардиолог, невролог.
Сишәмбе-кардиолог, невролог, офтальмолог.
Чәршәмбе-невролог, офтальмолог уролог. Уролог чәршәмбе көнне ике атнага бер тапкыр чыга. Киләсе кабул итү 2 августта.
Пәнҗешәмбе-кардиолог, травматолог, ревматолог. Ревматолог пәнҗешәмбе көнне ике атнага бер тапкыр чыга. Киләсе кабул итү 3 августта.
Җомга кардиолог, офтальмолог, гинеколог, кан тамырлары хирургы.
Моннан тыш, комплекс эше кысаларында халыкны диспансерлаштыру узачак.
Мобиль поликлиника бригадасы составында эшләүче барлык табиб-белгечләр «җиделек» нең профильле бүлекчәләре хезмәткәрләре булып торалар һәм кирәк булганда пациентларны тикшерүгә һәм алга таба Казан шәһәренең 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә госпитализацияләүгә җибәрәләр.
Пациентларны мобиль комплекска участок хастаханәләре табиблары, амбулаторияләр һәм мобиль поликлиника килгән торак пунктларның фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары җибәрә.
Мобиль комплексның эш сәгатьләре 8-00дән 13-00гә кадәр.