2022 елның февралендә Югары Осланда балалар амбулаториясе үз ишекләрен ачты. Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә булды.
Балалар амбулаториясе ярдәмендә район халкы Казанга бармыйча медицина ярдәме ала ала.
Ә бүген, хастаханә администрациясе тырышлыгы белән, амбулатория теш табибы белән дә тулыланды. Табибка регистратурада, ә 1 августтан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин булачак.