Бавыр яман шеше: куркыныч факторлар, симптомнар, диагностика, профилактика

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Гепатоцеллюляр рак (ГЦР), гепатоцеллюляр карцинома (ГЦК) – бавыр рагы, ягъни бавыр күзәнәкләреннән барлыкка килгән яман шеш. ГЦК барлык беренчел бавыр шешләренең 90 % тәшкил итә.

Ир-атлар бавыр яман шеше авыруы белән хатын-кызларга караганда 2-3 тапкыр ешрак авырый. Ир-атлар арасында бавыр рагы үпкә, простата, колоректаль рак һәм ашказаны рагыннан соң бишенче урында тора, шул ук вакытта үпкә рагыннан соң онкология авыруларыннан үлем структурасында икенче урында тора.

Бавыр яман шешенең куркыныч факторларыннан чыгып, В һәм С вируслы гепатитларын профилактикалау һәм вакытында дәвалау, зарарлы гадәтләрнең булмавы, даими физик активлык һәм дөрес туклану бу авыруның үсеш куркынычын сизелерлек киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International