Кичә хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ), хроник бронхит һәм астма белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбенең онлайн дәресе узды. ТР ССМ "16нчы шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ Пульмонология үзәгенең табиб-пульмонологы Алина Бурчагина хроник обструктив үпкә авыруы ничек барлыкка килүе, шулай ук авыруның диагностикасы турында сөйләде.