Кичә Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сергей Мишакин халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова белән берлектә Шеланга табиб амбулаториясендә булды.
Мондый сәфәрләр даими рәвештә урыннарда оператив хәлне мониторинглау, хезмәткәрләрнең ихтыяҗларын төгәл белү, шулай ук торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашулар өчен башкарыла.