Медицина хезмәткәрләре игътибар итегез!

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«Креатив итеп укыгыз!» дигән фотоконкурс дәвам итә. Катнашырга һәм төп призны – планшетны отарга өлгерегез!

Healthy Nation мәгълүматый-аналитик басмасының фотоконкурсы иң кызу чагында. Анда катнашу өчен Сезгә Healthy Nation журналын укыган вакытта нинди булса оригиналь көтелмәгән ракурста (гадәттә булмаган урын, торыш) рәсемгә төшәргә һәм info@healthynation.ru адресы буенча редакциягә җибәрергә кирәк була.

Конкурсның нәтиҗәләре «2013-Сәламәтлек индустриясе» күргәзмәсендә (2013 елның 16 октябрендә) әйтеләчәк, сайтта һәм журналның декабрь номерында бастырып чыгарылачак. Өч иң креатив катнашучы җиңүче булачак һәм Healthy Nation журналыннан кыйммәтле призлар алачак. Төп приз – планшет, шулай ук тышкы винчестер һәм USB-флеш-туплаучы. Шулай ук тамашачыларның күңеленә ошау призы тапшырылачак.

Конкурсның тулы таләпләрен http://www.healthynation.ru/614 адресы буенча сайтта укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International