Район үзәк хастаханәсендә Югары Ослан РҮХ ФАПлары фельдшерлары өчен көндезге киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында электрон документларны цифрлаштыру һәм рәсмиләштерү мәсьәләләре, торак пунктларда яшәүчеләргә өйдән-өйгә йөрү, ФАП ихтыяҗлары турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, киңәшмәдә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Сергей Мишарин күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаеклы ялга китүче Татар Борнашы ФАПы мөдире Валентина Мольковага рәхмәт белдерде.