КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе гамәлгә ашыра торган «Яңа заман хезмәте: дәвамлылык, тугрылык, кыйммәтләр» программасы кысаларында Татарстан Республикасының атказанган табибы, Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова, «Билгесезлек һәм стресс шартларында сәламәтлекне ничек сакларга» дигән темага дәрес үткәрде.
Дәресләрдә даими катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Әлмәт муниципаль районы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Югары Ослан муниципаль районы, Биектау муниципаль районы, Зәй муниципаль районы, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре һәм Татарстан Республикасының төрле министрлыклары вәкилләре бар.