Мәскәү профессоры Түбән Кама табибларына беренче ярдәм күрсәтү нигезләре турында искәртте

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Теоретик һәм практик дәресләрне «Россия беренче ярдәм җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты» ФДБУның баш фәнни хезмәткәре Леонид Игоревич Дежурный үткәрде. Медицина фәннәре докторы һәм профессор Леонид Игоревич беренче ярдәм төшенчәсен җентекләп аңлатты һәм беренче ярдәм күрсәтү белән бәйле булган мифларны юкка чыгарды. Чара Сибур ярдәме белән оештырыла, ул сәнәгать медицинасын гына түгел, шәһәр медицинасын да үстерү белән кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International