Медицина хезмәткәрләренә балалар травматизмын профилактикалау турында сөйләделәр

2023 елның 28 июле, җомга

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы Казан медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы семинар узды. Бу юлы презентацияләр белән Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты, ТР атказанган табибы, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең беренче елгы балаларны тукландыру буенча баш штаттан тыш белгеч Галина Кулакова һәм «ТР ССМ БРКХ» ДАССУнең хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары, баш штаттан тыш белгеч, ТР ССМ балалар хирургы Михаил Поспелов чыгыш ясады.
Семинарда катнашучыларны «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге мөдире Ольга Неделько кереш сүз белән каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International