КДМА ветераны Порсева София Яковлевнага 100 яшь тулды

2023 елның 28 июле, җомга

Бүген, 28 июльдә, Казан дәүләт медицина академиясендә В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт табибларны камилләштерү институтының (ГИДУВның) өлкән хезмәткәре Порсева София Яковлевнаны 100 яшьлеге белән котладылар.

Бу истәлекле көнне София Яковлевнаны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Әлфия Насыйрова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советы сәркатибе Наҗия Алимова, КДМА ректоры Рөстәм Хәсәнов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан Башкарма комитеты вәкилләре котларга килделәр.

РФ Президенты В.В. Путин, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшинның котлаулары укылды.

 КДМА ветеранының туган көне уңаеннан кунаклардан котлаулар чәчәкләр, бүләкләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

София Яковлевна Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын (1950 ел), КДУның тарих факультетын тәмамлаган, медицина фәннәре кандидаты. Бөек Ватан сугышы ветераны, 2нче һәм 3нче Белоруссия фронтларында 307нче укчы дивизиясендә элемтәче вазифасында сугыша. Курск дугасында һәм Польшада сугышларда катнаша.

София Яковлевна 30 елга якын В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт табибларны камилләштерү институтының педиатрия кафедрасы ассистенты булып эшли. 1970 елның декабрендә «Балаларда хроник пневмонияне хирургик дәвалауның диагностикасын төгәлләү һәм ерак нәтиҗәләре» темасына диссертация яклый. Медицина фәннәре кандидаты. 20дән артык фәнни хезмәт авторы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International