Сәламәтлек мәктәбе дәресендә артериаль гипертония барлыкка килү һәм үсешенең куркыныч факторлары һәм аны профилактикалау турында сөйләделәр

2023 елның 28 июле, җомга

Кичә артериаль гипертонияле пациентлар һәм куркыныч төркеменә кергән пациентлар өчен (авырлыгы арткан, физик активлыгы җитәрлек булмаган, стресска чыдамлыгы түбән булган) Сәламәтлек мәктәбенең онлайн-дәресе узды. Табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының медицинада укытуның симуляция ысуллары кафедрасы ассистенты Энҗе Харисова артериаль гипертония барлыкка килү һәм үсешенең куркыныч факторлары һәм бу авыруны профилактикалау турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International