Урыссу үзәк район хастаханәсендә «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте булды.
Ике ел рәттән Ютазы районы медицина учреждениесе Татарстан нефтьчеләренең социаль программасында катнаша һәм шактый күләмдә грантлар ота.
Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» компаниясенең «Грантлар конкурсы» проекты – Татарстанның көньяк-көнчыгышын үстерүгә социаль инвестицияләргә яңа караш. Ул социаль инвестицияләрнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген бюджет һәм коммерцияле булмаган структураларны социаль өлкәдә актуаль мәсьәләләрне һәм проблемалы мәсьәләләрне, шул исәптән «Сәламәтлек саклау»ны хәл итүгә активрак җәлеп итү хисабына арттырырга тиеш.
Әлбәттә, нефтьчеләр ярдәмендә Урыссу үзәк район хастаханәсенең матди-техник базасы авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның заманча аппаратлары белән шактый яңартылды.
«Татнефть» компаниясенең социаль программасында катнашу һәм грантлар алу безнең өчен зур ярдәм. Без хастаханәбезне бүгенге көнгә кирәкле медицина җиһазлары белән яңартып кына калмыйбыз, белгечләребез дә грантлар оттылар. Соңгы ике елда өч табиб – эпидемиолог, онколог һәм эндокринолог 750 мең сум күләмендә грантлар алды. Без «Татнефть» компаниясенә республиканың социаль учреждениеләренә күрсәткән зур ярдәме өчен бик рәхмәтле, - дип йомгаклады очрашуны Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова.