Биектау районы фельдшер-акушерлык пунктлары биналарын ремонтлау эшләре тәмамланды. «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы акчасына район үзәк хастаханәсенең 7 ФАПы яңартылды.
Элегрәк без Ташлы Ковал фельдшер-акушерлык пунктында, Березовка бистәсе ФАПларында, Мүлмә һәм Ямаширмә авылларында башкарылган эшләр турында хәбәр иттек.
Шәпше авылындагы ФАПта түбә алыштырылган, фасад җылытылган. Бүгенге көндә анда ремонт эшләре тулысынча тәмамланган.
22 кв. м. мәйданда урнашкан Кече Ряч медпунктында электриканы, су белән тәэмин итү системасын алыштырдылар, стеналарны буядылар. Соңгы ремонтны 11 ел элек ясаганнар.
Наратлык фельдшер-акушерлык пункты да яңартылган. Кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын, эчке бизәү, электрны алыштыру үткәрелгән. Эшләр 100% ка башкарылган.
Үзәк район хастаханәсенә кадәр ара 70 км. Дөбъяз участок хастаханәсенә кадәр ара 30 км. халыкка медицина ярдәмен 40 еллык стажы булган фельдшер Әхмәтова Венера Кәлимулла кызы күрсәтә.