Нурлат районының Яңа Әлмәт авылындагы табиб амбулаториясендә ремонт ясалган

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат үзәк район хастаханәсенең Яңа Әлмәт авылындагы табиб амбулаториясендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт тәмамланды.

Әлеге медицина учреждениесенә Нурлат районының 2009 кешесе беркетелгән. Хәзерге вакытта биредә табиблар һәм пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Эчке бизәлештән тыш, керү төркеме тулысынча яңартылган, пандус урнаштырылган, брусчатка җәелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International