Табиблар студентлар лагеренда төрле авыруларны профилактикалау турында лекцияләр үткәрделәр

2023 елның 4 августы, җомга

Кичә студент яшьләре арасында төрле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина оешмалары табиблары А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның. «ИКАР» студентлар лагеренда булдылар. ТР атказанган табибы, ТР ССМ «Республика тире-венерология диспансерының табиб-дерматовенерологы Нурислам Гайфуллин, табиб-психотерапевт, ТР атказанган табибы Гөлфия Гаянова һәм Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе буенча табибы Розалия Харисова ял итүчеләр алдында лекция материаллары белән чыгыш ясадылар. Чараны Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International