Кичә төрле авыруларны профилактикалау һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан табиб-психотерапевт, ТР атказанган табибы Гөлфия Гаянова һәм Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Гүзәл Галимуллина «Костер» балалар лагеренда булдылар.
Табиб-психотерапевт ял итүчеләргә стресска ничек яраклашырга, үз хисләрең белән ничек идарә итәргә, көчле шәхес сыйфатларын активлаштырырга, үз-үзеңә һәм сәләтләреңә ышанычны арттыру турында сөйләде, шулай ук борчылуны һәм стресс халәтен бетерүгә ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.