Чаллы хастаханәләренә РФ ССМ махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм реабилитацияләү департаментының җитәкчесе килеп киткән

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсына (Яр Чаллы) РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаментының җитәкчесе Никитин Игорь Геннадий улы килеп киткән. Маршрутка 2 шәһәр хастаханәсе (Кама балалар медицина үзәге һәм АМЯХ) кергән. Визит чикләрендә Игорь Никитин ТР ССМ Яр Чаллы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов катнашында оешмалардагы ярдәм күрсәтүнең оештыруы белән танышты. Ул КБМҮге капиталь ремонтка югары бәя куйган. АМЯХндә Игорь Никитин кабул итү бүлмәсенә, реанимация бүлегенә, операция блогына кереп чыкты. Ул шәһәрнең кардиология хезмәт күрсәтүенең яхшы эшен билгеләде, миокард инфарктыннан үлем саны төшү күрсәткече белән канәгать булып калды. Очрашуда аның аерым игътибары югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру мәсьәләләренә бирелде. АМЯХндә актык өч ел эчендә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, онкология, нейрохирургия, травматология һәм ортопедия буенча югары технологияле медицина ярдәмен 4092 чаллы кешесе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International