Осиново күп профильле поликлиникасы ачылуга әзерләнә

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Осиново авылындагы поликлиника «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Монда олылар һәм балалар бүлекләре булачак.

Кабул итүне 8 терапия һәм 6 педиатрия кабинеты, шулай ук тар белгечләр кабинетлары алып барачак дип исәпләнгән.

Алдынгы җиһазларның тулы комплекты, шул исәптән заманча компьютер томографы һәм рентген аппараты алынган. Җиһазлар урнаштыру һәм медицина учреждениесен эшләтеп җибәрүгә әзерләү буенча соңгы эшләр бара.

Поликлиника 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Янәшәдә җәмәгать транспорты тукталышы каралган. Поликлиниканы ачу агымдагы ай ахырына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International